38 минзәләле РФ Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак.

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

1 апрельдә хәрби хезмәткә чакырылыш башланды. Бу язда Россия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак 135 мең россиялеләр белән бергә 38 якташыбыз да хәрби хезмәткә алыначак. ТР Чакырылыш комиссиясенең төп таләпләре - белемле, физик яктан сәламәт һәм учет белгечлеге алган егетләрне чакыру.

Язгы чакырылыш-2019 га әзерлек турында видеоконференция режимында ТР хәрби комиссары Сергей погодин сөйләде.

-18 яше тулган гражданнарга гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алу чорында бакалавриатта, специалитетта, урта махсус белем бирү һәм магистратура программасы буенча белем алуга бәйле рәвештә, армия хезмәте кичектерелә. 

ТР җыелу пунктыннан чакырылучыларны беренче тапкыр озату 22 апрельдә узачак.

 

http://menzela.ru/news/tema-dnya/38-menzelintsev-popolnyat-ryady-vooruzhennykh-sil-rf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International