Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән мондый һава торышы көтелә:
- 3 апрельдә төнлә һәм иртән, 4 апрель төненә сакланып, төньяк-көнчыгыштан көчле җил 15-20 м/с (Казанда - төнлә һәм көндез 3 апрельдә 18 м/с),
- 3 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда буран, юлларда бозлавык.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с, урыны белән көчле 18 м/с. Төнлә максималь һава температурасы -2..-4º, көндез максималь һава температурасы +4..+6º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән кар, юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр, көндез яңгырлы, төнлә һәм иртән буран. Җил төньяк-көнчыгыштан 9-14 м/с, урыны белән көчле 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -3..+2º, аязган вакытта төньяк районнарда -7º, көндез максималь һава температурасы +2..+7º. Төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларда урыны белән бозлавык.