Минзәлә сукырлар җәмгыяте командасы күрмәүчеләр арасында шашка, шахмат һәм домино буенча Алабуга шәһәрендә узган республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады
Безнең район данын Васил Якупов, Әнвәр Камалов, Халидә Зыятдинова яклады - аларны районның сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Фидалия Шаймарданова озатып йөрде. Безнең район командасы Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан Республика бүлекчәсе җитәкчесе В.А.Федорин имзалаган Мактау кәгазенә лаек булды.
Шулай ук Рөстәм һәм Фидалия Шәймәрдановлар Түбән Кама шәһәрендә күрмәүчеләр арасында узган "Супер гаилә-2019" конкурсында, "Иң интеллектуаль гаилә" номинациясендә җиңү яуладылар.