2019 елның 1-30 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә "Мобильник" оператив-профилактик чара уза.
ЭЭМнең Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе исегезгә төшерә: РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, машина йөртүчегә транспорт хәрәкәт иткәндә куллардан файдаланмыйча сөйләшү мөмкин булмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган очракта, РФның административ хокук бозулар турындагы Кодексының 12.36 маддәсе нигезендә 1500 сум күләмендә административ штраф каралган.