Татарстанда үзмәшгульләр теләсә кайсы күпфункцияле үзәк офисында теркәлә алалар. Үзең белән бары тик паспорт булу да җитә.
«Процедура күп вакыт таләп итми», – ТР Кадастр хезмәтеннең матбугат хезмәтендә шулай искәрттеләр.
Шулай ук күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре барлык процедураларны максималь гадиләштерү өчен үзмәшгульләргә консультатив ярдәм күрсәтәләр.
"Күпфункцияле үзәкләрнең барлык филиалларында урнаштырылган "кунак" компьютерлары аша хезмәткәрләр гариза тапшыручыларга Россия Федераль Салым хезмәте сайтында "Һөнәри керемгә салым" салым түләүченең шәхси кабинеты аша салым түләүче сыйфатында теркәлү процедурасын башкарырга ярдәм итәләр, - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Теркәлү өчен үзең белән махсус форманы тутыру өчен паспорт булу зарур, шулай ук мобиль телефон ярдәмендә мөстәкыйльрәвештә үзең ясаган фотография кирәк була.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/04/01/646885/