Минзәләнең мәктәп укучылары "ЭКОЯЗ" республика акциясенә кушылдылар

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

М.Җәлил исемендәге паркта "ЭКОЯЗ" экологик акциясе узды, анда шәһәр мәктәпләренең һәм гимназиянең 6-7 сыйныф укучылары катнашты.

Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Радик Фәрукшин, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-лесничий урынбасары Илнар Әхмәтгалиев сәламләде.

"Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең аэробика бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр чыгышы чараны ямьләндереп җибәрде.

Аннары укучылар экоквестта катнаштылар, 10 ар кешелек командаларга бүленеп, станцияләрдә экологик биремнәр башкардылар: шаблоннардан сыерчык оялары ясадылар, кошлар турында табышмакларга җавап эзләделәр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр булып кыландылар.

Рушания Зиязиева, 2 нче урта мәктәпнең биология укытучысы, чараны оештыручы:

- Безнең максат - балаларга табигатьтәге экологик проблемаларның мөһимлеген, һәр кешенең экологик вәзгыятькә тәэсир итүен, табигатҗтә үзеңне дөрес тотарга өйрәтү.

 

http://menzela.ru/news/eko-menzelinsk/menzelinskie-shkolniki-prisoedinilis-k-respublikanskoy-aktsii-ekovesna

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International