Үз-үзеңне иҗади яктан ачу, сәнгати чаралар куллану аша арт-терапия балалар һәм ата-аналарның психолого-педагогик тернәкләндерелүе өчен кулланыла торган компонентларның берсе.
Стресс хәлендә, депрессиядә, психоэмоциональ киеренкелек тойган кешеләргә негатив хисләрдән арынырга ярдәм итүче үзенчәлекле методика.
Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрибяләнүчеләрнең ата-аналары рәсем ясау буенча остаз дәресендә катнаштылар, үзләренең яңа мөмкинлекләрен ачтыдалр, күңелләре ял итте.