Хореографик сәнгать буенча "Бию өермәсендә" ачык республика конкурсы

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Мартның соңгы көнендә Яр Чаллыда хореографик сәнгатьнең "Бию өермәсендә" Ачык республика конкурсы узды.  Безнең шәһәрне конкурста "Балалар иҗат йорты" МБУ хореография бүлеге укучылары тәкъдим итте.

"Кече яшь төркеме" номинациясендә "Реверанс" хореография коллективы "Баллы ыгы-зыгы" биюе белән чыгыш ясады, җитәкчеләре - Оксана Дамировна Зарипова. Шушы ук яшь категориясендә "Шаян егет һәм шук кызлар биюе" белән "Веселушки" хореографик коллективы (җитәкчесе - Ольга Федоровна Добротворская) чыгыш ясады. Урта яшь категориясендә аерым башкаручы Полина Тюкина "Җиләгем" биюен (Ольга Добротворская) башкарды. Барлык катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Нәтиҗәләр көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International