Татарстан Росреестры Бердәм консультация көне уздырачак

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Росреестры Бердәм консультация көнен уздыра

3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультация көне уздыра.

 

Быел Авангардная урамы, 74 нче йорт (2 нче подезд) адресы буенча урнашкан күпфнукцияле үзәк офисы Бердәм консультация көне уздыру мәйданчыгы булачак: биредә Татарстан Росреестры вәкилләре белән берлектә Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты, кадастр инженерларының үз оешмасы вәкилләре хезмәт күрсәтәчәк.

Шул рәвешле, Авангардная урамына мөрәҗәгать иткән гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча бушлай консультация ала алалар: хокукларны теркәү һәм кадастр учеты; күчемсез милек сатып алганда салым чигерүләрен куллану буенча җир законнарын бозу; ызанлау уздыру; яңа шәһәр төзелеше нормалары нигезендә объектны төзү һәм эксплуатацияләү процедурасы буенча һ.б.лар.

башка мәйданчыкларда - Гагарин ур., 103 нче йорт (Зареченский бүлеге), Ямашев ур., 82 нче йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү пр., 100 нче йорт (Көньяк бүлеге) гражданнарга консультацияләрне бары тик Татарстан Росреестры вәкилләре генә бирәчәк.

Казанда Бердәм консультация көне 13.00 - 18.00 сәгатьләрдә узачак. Шулай ук бөтен республика буенча Идарәнең территориаль бүлекләрендә узачак.

 

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International