Минзәлә район халкының коррупциягә каршы мониторингын көчәйтергә.

2019 елның 30 марты, шимбә

Минзәлә муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча Комиссиянең чираттагы утырышында нәкъ шундый бурыч куелган иде.

Район контроль-исәп палатасы җитәкчесе Гүзәлия Әхмәдуллина район контроль-исәп палатасының рәсми язуларны тикшерү нәтиҗәләре буенча кертелгән нәтиҗәләре, булган кимчелекләрне бетерү буенча чараларны үз вакытында һәм тулаем кабул итү турында бәян итте.

Минзәлә районының Иҗтимагый советының 2018 елга эшчәнлеге һәм 2019 елга планнары турында Иҗтимагый совет җитәкчесе Гөлфия Хәлимова чыгыш ясады.

Наил Әсәбдуллин үз докладында "Минзәлә район үзәк хастаханәсе" ДАССУ да коррупция куркынычы булуны кисәтү һәм булдырмау буенча чаралар турында сөйләде.

 

Минзәлә муниципаль район Башлыгы урынбасары Марк Токарев халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү буенча күрелгән чаралар турына доклад белән чыгыш ясады.

Комиссия утырышына нәтиҗә ясап, район Советы аппараты җитәкчесе, комиссия рәисе Эльвира Хәбибуллина халык арасында коррупциягә каршы мониторингны көчәйтергә чакырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International