Татарстан Росреестрында балаларны савыктыру лагерьлары төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 30 марты, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә урман фонды җирләрендә балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү һәм үстерү мөмкинлекләрен карау мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә узды.  

Чарада Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, табигатьне саклау прокуратурасы, "Ял" балалар һәм яшьләрнең сәламәтләндерүен, ялын, мәшгульлеген оештыру буенча шәһәр үзәге вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел саен 220 меңнән артык бала җәйге ял программасына кертелгән. Татарстанда барлыгы 94 Балалар республика сәламәтләндерү лагере бар,шуларның 33е урман фонды җирләрендә.  Аларның күбесе узган гасырның 60-70 елларында төзелгән һәм капиталь ремонтка, шулай ук яңа корпуслар төзүгә мохтаҗ.

Әмма балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында аны башкаручылар гамәлдәге законнар буенча урман фонды җирләрендә капиталь торак биналар төзү мөмкинлеге булмау проблемасы белән очрашкан. Билгеле булганча, РФ Урман кодексы нигезендә, урман инфраструктурасын төзүгә бәйле булмаган объектларны төзү, реконструкцияләү һәм эксплуатацияләү тыелган.

– Балалар бер генә очракта да зыян күрергә тиеш түгел. Балалар лагерьларына булу. Ә килеп туган проблеманы гамәлдәге законнар кысаларында системалы рәвештә хәл итәргә кирәк, - дип нәтиҗә ясады киңәшмәне Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина.

Проблеманы хәл итүнең нечкәлекләре якын арада эшләнәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International