Табигатьне саклау прокуратурасы аңлата

2019 елның 29 марты, җомга

18.03.2019 елдагы "Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы №29-ФЗ Федераль законы 8.32.3 маддәсе белән тулыландырылды. Аның нигезендә РФ субъекты территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең берләштерелгән планында каралган чараларны үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган: вазифаи затларга - 15-25 мең сумга кадәр,  юридик зат булдырмыйча эшмәкәрләрлек эшчәнлеге алып баручыларга - 30-50 мең сумга кадәр һәм юридик затларга - 150-250 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Үзгәрешләр 2019 елның 29 мартыннан көченә керде.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International