Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендә закон бозу факты буенча чара күрде.
Казан районара прокуратурасы Татарстан Республикасы территориясендә терлекчелек калдыклары (биологик калдыклар) белән эш итү өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешенә тикшерү уздырды.
Шунысы ачыкланды, Әгерҗе муниципаль районында урнашкан үләт базларын эксплуатацияләү биологик калдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итү буенча ветеринар-санитар кагыйдәләрнең таләпләрен бозып башкарыла.
Биотермик чокырлардан шундый шартларда файдалану үләт базының санитар торышы һәм җиһазларының алга таба начараюына китерә, ә бу үз чиратында халыкның тормышына һәм сәламәтелегенә, шулай ук әйләнә-тирә мохитка зыян китерергә мөмкин.
Закон бозуларны бетерү максатыннан, районара прокуратура җирле үзидарә органы җитәкчесенә рәсми язу җибәрә. Кимчелекләрне ирекле рәвештә бетермәү сәбәпле, табигатьне саклау прокуроры шикаять белән судка мөрәҗәгать итте.
Әгерҗе район суды карары белән, җирле үзидарә органын үләт базларын ветеринария законнары таләпләренә тәңгәл китерүне йөкләделәр.
Кимчелекләрне бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә.