Әлфия Когогина Минзәлә театрында булды

2019 елның 29 марты, җомга

Төбәк атнасы барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында булды.

"Федераль проект кысаларында театрларыбызга бүлеп бирелгән акчаларның шундый нәтиҗәле файдаланылуын күрү шулкадәр яхшы! 80 елдан артык тарихы булган Минзәлә театры шәһәрнең, районның визит карточкасы булып тора. Яңа спетакльләр куюга, декорацияләр һәи реквизитлар алуга грант отып, алар менә дигән дүрт постановка куйдылар. Шуларның берсе узган ел "Тантана" республика театраль премиясенн алды.

Агымдагы елда "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең "Кече туган илем мәдәнияте" проекты кысаларында өч юнәлештә эш башланды: "Автоклублар", "Модельле китапханәләр" һәм "Балалар сәнгать мәктәпләрен һәм сәнгать училищеларын җиһазлар белән тәэмин итү".Безнең бурыч - Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, район җитәкчеләре белән бергә сыйфатлы проектлар әзерләү һәм финанслау булдыру өчен аларны яклау, – дип өстәде Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International