27 мартта Яр Чаллыда дөньякүләм танылган йолдыз, Россия Федерациясенең халык артисты, пианист-виртуоз Денис Мацуев концерты узды.
25 һәм 26 март көннәрендә, Мәскәү музыка мәктәбенең иң яхшы педагоглары сәләтле балалар өчен остаз дәресләре оештырылды. Быел аларны тыңлау барышында Татарстан Республикасы шәһәр-районнарының музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән йөзләгән укучылары катнашты.
"КАМАЗ" ПАО булдырган традиция буенча, без бу язны кабат дөнья күләмендә танылган йолдыз белән каршылыйбыз. Мәскәү мәктәбенең исемле педагоглары Яр Чаллы, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе һәм Алабуганың сәләтле балаларына остаз дәреләре бирәләр. Иң яхшылары "Яңа исемнәр" фонды стипендиатлары булачак һәм Суздальдә халыкара җәйге иңади мәкәптә уку мөмкинлегенә ия булачаклар", - диде Әлфия Когогина. Әлфия Когогина һәм Денис Мацуев җиңүчеләргә стипендияләр һәм җәйге иҗади мәктәпкә юллама тапшырдылар.