Гомуми команда зачетында Минзәлә районы командасы беренче унлыкка керде.
Чирмешән авылында 2002-2004 елда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Беренчелеге узды. Анда республиканың 25 районыннан 305 кеше катнашты. Минзәлә районы командасы составында 15 кеше иде. Рәсүл Акберов (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы) 85 кг үлчәү категориясендә 1 нче урын алды һәм ул Татарстан Республикасы командасы составында РФ беренчелегендә катнашачак (тренерлар Р.И.Хәмидуллин, Д.Ф.Гәрәев. Л.Н.Заһриев).