Хуҗәмәт авылында "Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында көрәш буенча шәхси Беренчелек ярышлары узды.
Ярышларда Минзәлә һәм Тукай районнарыннан 52 көрәшче катнашты, ярышлар 12 үлчәү категориясендә узды.
Ачылыш тантанасында яшь көрәшчеләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Наил Хисамбиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин. "Юбилейный" спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев котлады, үсмерләргә гадел җиңү, гадел хөкемдарлык теләделәр, көрәш буенча үзләре үткән юл турында бәян иттеләр.
Хуҗәмәт командасы тренеры Флюр Галиев мәктәп тәмамлаулары белән Айнур Гариповны, Илнур Вәлиуллинны, Руслан Шәйдуллинны һәм айдар Вәлиевны котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
20 кг га кадәр
1 урын – Сәлимов Богдан (Калтак урта мәктәбе)
2 урын – Мухаметов Хәлим (Хуҗәмәт РМЗ)
3 урын – Нәбиуллин Җәмил (Хуҗәмәт РМЗ)
25 кг га кадәр
1 урын – Мухамадьяров Семен (Калтак урта мәктәбе)
2 урын – Сәлимов Герман (Калтак урта мәктәбе)
28 кг га кадәр
1 урын – Вәлиев Рузиль (1 нче урта мәктәп)
2 урын – Мухаметов Хәким (Хуҗәмәт РМЗ)
3 урын – Коноплев Николай (интернат-мәктәп)
32кг га кадәр
1 урын – Нигъмәтуллин Әмир (Хуҗәмәт РМЗ)
2 урын – Исламов Динар (Калтак урта мәктәбе)
3 урын – Габидуллин Илсаф (Сәйдәш)
36 кг га кадәр
1 урын – Нәбиуллин Кәрим (Хуҗәмәт РМЗ)
2 урын – Гыйләҗев Артур (Кадряк мәктәбе)
3 урын – Фәррахов Рамазан (гимназия)
43 кг га кадәр
1 урын – Сәрвәров Нияз (Тукай районы)
2 урын – Газетдинов Марат (Сәйдәш)
3 урын – Гыйльметдинов Ислам (Сәйдәш)
50 кг га кадәр
1 урын – Камалов Эльмир (Кадряк мәктәбе)
2 урын – Габидуллин Ислам (Сәйдәш)
3 урын – Шамсетдинов Булат (Кадрәк мәктәбе)
55 кг га кадәр
1 урын – Вәлиуллин Илнур (Хуҗәмәт РМЗ)
2 урын – Фәттахов Рәсим (Кадрәк мәктәбе)
3 урын – Дәүләтгәрәев Илгиз (Сәйдәш)
60 кг га кадәр
1 урын – Толстов Кирилл (Кадрәк мәктәбе)
2 урын – Вәлиев Айдар (Хуҗәмәт РМЗ)
3 урын – Никитин Динар (гимназия)
65 кг га кадәр
1 урын – Хисмәтуллин Наркиз (КамТЭК)
2 урын – Фәррәхов Илнур (Гимназия)
3 урын – Хаертдинов Айвар (Тат.Мөшеге урта мәктәбе)
70 кг га кадәр
1 урын – Шәйдуллин Руслан (Хуҗәмәт РМЗ)
2 урын – Лотфуллин Аяз (Хуҗәмәт РМЗ)
3 урын – Гайнетдинов Даниф (Тукай районы)
70 килограммнан югары
1 урын – Гарипов Айнур (Хуҗәмәт РМЗ)
2 урын – Мансуров Айнур (Тукай районы)
3 урын – Хамматов Айбар (Тат.Мөшеге урта мәктәбе)