ПФРда иминият взнослары суммасын түләү

2019 елның 22 марты, җомга

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе хәбәр итә: "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарның (иминият стажы һәм пенсия балларын алу) пенсия хокукларын формалаштыру мәҗбүри пенсия иминиятенә түләнгән пенсия взносларыннан чыгып кына формалаштырыла.

Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокукый мөнәсәбәтләргә ирекле рәвештә керергә хокуклы.

Теркәлү өчен яшәү урыны буенча РФ Пенсия идарәсенә гариза, паспорт һәм  "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы салым түләүче сыйфатында салым органына учетка басу турындагы белешмә белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИМ! РФ Пенсия фондына иминият взнослары суммасын түләү теләсә нинди күләмдә, әмма 238233,60 сумнан артык булмаган күләмдә түләнә. Иминият взносларын түләү срогы агымдагы календарь елның 31 декабреннән соңарырга тиеш түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International