Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге

2019 елның 22 марты, җомга

"Үзебезне һәм дөньяны саклыйк" балигъ булмаганнарга белем бирү, хокукый грамоталылыгын арттыру программасы кысаларында, Минзәлә районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Наталия Кудряшова закон белән конфликтта булган социаль хезмәтләр алучылар өчен  "Кеше хокуклары турында БМО Конвенциясе белән үсмерләрне таныштыру" дәресе уздырды.  

Үсмерләр бала хокуклары һәм үсмерләрнең хокукый культурасын формалаштыру белән бәйле халыкара документлар турында күзаллау булдырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International