Психологик ярдәм буенча чара уздырылды
"Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" Дәүләт казна учреждениесе хәбәр иткәнчә, 2019 елның 20 мартында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "РАРК" өстәмә белем һәм сертификация үзәге" АНО психологы белән берлектә психологик ярдәм буенча чара уздырдылар. Чарада ун эш эзләүче гражданин һәм бер эшсез инвалид катнашты.