Минзәләдә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Бүген башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Тимур Мельников ТР Минзәлә муниципаль район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге торышы турында мәгълүмат бирде.

Полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча подразделение бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илназ Галиев "Тәмәке куллануны киметү һәм тәмәке төтененнән саклану өлкәсендә законнарның үтәлеше турында" доклад белән чыкты.

Камил Нәҗмиев нәтиҗә ясап, каралган мәсьәләләрнең актуальлеген ассызыклады һәм 2019 елда җәмәгать куркынычсызлыгы  өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча эшне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International