Һәр бала рәсем ясарга ярата. Балалар каләм,буяулар белән, карда - таяк, туңган тәрәзәдә - бармак белән, асфальтта - мел белән, тактада - күмер белән, комда - пыяла белән һәм башка бик күп инструментлар һәм материаллар белән ясыйлар. Баксаң, балаларны җеп белән рәсем ясарга да өйрәтеп була икән.
Шуның өчен Минзәлә районындагы "УМЫРЗАЯ" тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре "Җеп терапиясе" дигән яңа технология буенча эшли башладылар. Эш нәтиҗәсе балаларны рухландыра, матурлыгы белән сокландыра.
Әлеге программа мөмкинлекләре чикләнгән 5-16 яшьлек балаларга исәпләнгән. Технология дәресләре балаларның яшь үзенчәлекләрен, эш тәҗрибәләрен исәпләп оештырыла.
Балалар бертөрле эштән тиз туялар, аларның эш белән кызыксынуы кими. Балалар иҗат, фантазия күрсәтсәләр, эшнең нәтиҗәлелеге дә арта бара. Дөрес куелган эш зур тәрбияви әһәмияткә ия.
Әзер эшләрне күреп, балалар чагыштыралар, үз эшләренә тәнкыйть күзлегеннән карыйлар, аларда аналитик аң үсеш ала.