2019 елның 20 мартында "Язгы каникуллар" профилактик чарасы кысаларында, халык иң күп йөри торган Октябрь мәйданчыгында Минзәлә халкы өчен "Ерактан күренеп тор!" ут кайтаргыч элементларны популярлаштыру буенча мөһим акция узды.
Акция Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Яр Чаллы шәһәренең Минзәлә районындагы "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика үзәге белән оештырылды.
Әлеге акциягә Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең яшь инспекторлары, җитәкчеләре А.Ю.Пузырева, ата-ана патруле, тренер Л.И.Яруллина җитәкчелегендәге "Юбилейный" балалар һәм сүмерләр спорт мәктәбенең спорт аэробикасы төркеме, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте волонтерлары һәм "Веста" күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре халыкның игътибарын җәлеп итү өчен ныклап әзерләнгәннәр. Җәяүле киемендә иң мөһим элемент - "Куркынычсызлык маягы" ут кайтаргыч. Кечкенә, әмма бик мөһим деталь куртканы яисә рюкзакны бизәп кенә калмый, иң беренче чиратта җәяүлене куркынычсыз итә.