Профсоюзның республика комитеты ел нәтиҗәләрен ясады

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта Татарстан Профсоюзларының республика оешмасы президиумының Фәридә Гарифуллина рәислегендәге киңәйтелгән утырышында 2018 елга Профсоюзларның республика оешмасы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Утырышта район, эре беренчел профсоюз оешмаларының рәисләре һәм профоюзларның республика оешмасы контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнашты.

Предприятиеләрдә финанс авырлыклары булуына карамастан, 2018 елда социаль гарантияләр кыскартылмаган. Коллекти килешүләрен төзегәндә, профсоюз оешмалары эшләүчеләргә сизелерлек ташламалар һәм гарантияләр, шул исәптән, өстәмә түләүле отпуск, эшләүчеләрнең һәм аларның гаиләләренең сәламәтлегенә финанслау, остазлык өчен өстәмә түләүләр, бала карау буенча ялда булган ата-анага бала туганда өстәмә түләүләр, балаларның сәламәтләндерү лагерьларында ял итүе, пенсиягә киткәндә, шулай ук армия хезмәтенә алынганда бер тапкыр бирелә торган түләү кебек сизелерлек ташламалар һәм гарантияләр булдыруга ирештеләр. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Салахов утырышта катнашучыларга республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклауның торышы турында мәгълүмат бирде. 2018 елда тармак предприятиеләрендә производствода авыр травма алуның 11 очрагы теркәлгән, шуларның икесе үлем белән тәмамланган.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International