2018 елда Изыскательләр урамының 1/2, 1/9, 1/10, 3/10 йортларында, К. Маркс урамының 66 йортында капиталь ремонт уздырылды.
Бу максатларга 22,1 млн. сум акча юнәлтелде: ТР бюджетыннан – 4,8 млн. сум; җирле бюджеттан – 6,3 млн.сум; торакт яшәүчеләрнең акчалары-11,0 млн. сум.
быел шәһәрдә дүрт күпфатирлы йортта капиталь ремонт уздырылачак, моның өчен 19,2 млн сум акча каралган. Капиталь ремонт программасына Изыскательләр урамындагы № 1/11, 1/15, 1/17, 2/3 йортлар кертелгән.
Күпфатирлы йортларда нинди эшләр башкарылачагы турында Идарәче компания директоры Роман Коротин сөйләде:
-Капиталь ремонт кысаларында акчаларның бер өлеше техник паспортлар, проект-смета документлары, шулай ук әлеге йортларның энергоаудитын әзерләүгә тотылачак. Капиталь ремонт үз эченә электр белән тәэмин итү буенча йорт эчендәге инженерлык системасы ремонтын, йорт фасадларын, подъездларны ремонтлау, түбәне яңартуны ала. Болардан тыш, Изыскательләр урамындагы 1/17 йортында суүткәргеч инженерлык системасына да ремонт ясалачак.
Бүгенге көнгә подрядчы барлык йортларда түбә эшләрен төгәлли.
http://menzela.ru/news/novosti/prodolzhaetsya-kapremont-mnogokvartirnykh-domov