Татарстан Росреестры ТНВ каналында туры эфирда

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

21 март көнне, 8.10 сәгатьтә, Росреестрның Татарстан республикасы буенча идарәсендә физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева ТНВ телеканалында иртәнге "Исәнмесез!" мәгълүмати-танып белү программасында махсус кунак булачак.

Росреестр вәкиле туры эфирда телевизор караучыларга хокукларга дәүләт теркәве һәм кадастр учетына дәүләт теркәвенә бирелгән документларның нинди сәбәпләр буенча гариза каралмаган килеш тапшыручыга кире кайтарылуы һәм мондый ситуациядә гражданнарга нишләргә кирәклеген аңлатачак.

"Исәнмесез!" программасын ТНВ телеканалында 8.10 сәгатьтә карагыз.

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International