Ата-аналар өчен урынга чыгып утырыш

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

   Минзәлә шәһәренең "Умырзая"  тернәкләндерү үзәге белгечләре Мөслим районында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен туырыш уздырды. Очрашу түгәрәк өстәл артында узды, ата-аналар тернәкләнү барышында учреждениедә күрсәтелә торган хезмәтләр, инновацияле технологияләр белән таныштылар. Очрашу барышында ата-аналарга учреждение турында фильм күрсәтелде, алга таба танышу өчен үзәк хезмәтләре турында мәгълүмат белән буклетлар тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International