"Куркыныч чуму"

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

"Гомуми эш" иҗтимагый оешмасының "Сәламәт Россия - Гомуми эш" проекты буенча "Яшәү өчен ... белергә кирәк" психоактив матдәләр куллануны беренчел профилактикалау буенча интерактив дәрес уздыру программасын үтәү кысаларында, Минзәлә районы социаль яклау бүлегенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Муракаева Гузаль Халиловна Иске Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Куркыныч чуму" мультфильмын карау оештырылды. Чарада 5 нче сыйныф укучылары һәм социаль ярдәм алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Мультфильм карауның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешенең һәм актив гражданлык позициясенең мөһимлеге турында укучыларга мәгълүмат бирү, алкоголҗ куллануның зыяны турында дөрес мәгълүмат бирү. Мультфильм ахырында бергәләп фикер алыштылар, аннары һәркемгә буклет өләшенде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International