Минзәлә педагогия көллиятендә экологик викторина

2019 елның 16 марты, шимбә

Без планетабыз чиксез һәм аның табигый байлыклары чамасыз дип уйларга күнеккәнбез. әмма тикшеренүләрдән күренгәнчә, Җир шары шулкадәр нәфис, уалучан кебек, һәм ул үзенә игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә.

Соңгы елларда иҗтимагый башлангычта әйләнә-тирә мохитны саклау белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны (мәктәп укучылары, студентлар, яшь белгечләр) берничә тапкырга артты. Буволонтерлык хәрәкәтенең киң җәелүе һәм гражданнарның табигатькә сак карашы мәсьәләләренә игътибары арту белән дә бәйле.

"Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте"нең "БУДЕТЧИСТО"волонтерлык экология хәрәкәтенең эшен билгеләп үтү кирәк. "ЭКОяз-2019" ике айлыгы  кысаларында алар күп төрле акцияләрдә катнашырга планлаштыралар: территорияләрне җыештыру, конкурс, флэшмоб һәм квестлар уздыру. Көллияттә укучы 7-8 сыйныф укучылары өчен 2М төркеме студентлары экологик викторина уздырды. укучылар уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар оттылар, экологик хаталар таптылар, экологик даталарны атадылар.

"Комета" 8А сыйныф командасы җиңүче булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International