Ел башыннан ике ай ярым вакыт эчендә күчемсез милек реестрына Татарстан Республикасының 54 торак пункты кертелде. Алар Аксубай, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Сарман, Лаеш һәм Менделеевск районнарында урнашкан. Кадастр картасында 525 торак пункты чагыла һәм 2,6 меңгә якын торак пункты чикләре турында мәгълүмат юк
"Торак пунктларның чикләре турында мәгълүматлар генераль план белән билгеләнә. Берничә ел элек закон чыгаручы процедураны гадиләштерде һәм ЕГРНга мәгълүмат тапшыру өчен җир төзелеше эшләре һәм җир төзелеше обүектлары планын әзерләргә кирәкми. Моның урынына генераль планга торак пунктларның чикләрен график тасвирлау беркетелә, - дип аңлатты Кадастр палатасының ТР буенча директор вазифаларын башкаручы Алмаз Габдрахманов.
2019 ел ахырына торак пунктлары чикләренең 65% ы, ә 2020 ел ахырына 80%ы турында ЕГРНда мәгълүматлар булырга тиеш.