Минзәлә тәрбиячеләре лэпбук әзерләделәр

2019 елның 15 марты, җомга

2 нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында "Халыкара туган тел көне"нә багышланган "Тугын ягым - Татарстан" район лэпбук конкурсына нәтиҗәләр ясалды. 

Район тәрбиячеләре, туган ягыбызның үзенчәлекләрен өйрәнеп, үз белемнәрен ныгытып һәм системага салып, үз интерактив папкаларын әзерләделәр. Педагоглар лэпбук формасын кулланып, балалар белән туган якны өйрәнү тәҗрибәсен уртаклаштылар. 

Лэпбук - кулдан эшләнгән, зур булмаган тестлар, рәсемнәр, фотографияләр, күләмле фигуралар һәм кесәләрдә, тәрәзәчекләрдә. конвертларда урнаштырылган башка хәрәкәт итә торган фигуралар урнаштыру мөмкинлеге бирә торган тематик китапчык. Балаларга уен формасында дөньяны танып белергә өйрәтә.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

 

http://menzela.ru/news/novosti/menzelinskie-vospitateli-izgotovili-lepbuki

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International