Балалар бакчасы исеме билгеле

2019 елның 15 марты, җомга

Элеватор бистәсендәге яңа балалар бакчасының икенче катын күтәреп, түбә эшләренә керештеләр.

Төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла. Икенче атнада тәрәзәләр кую башланачак. Шул рәвешле, эчке эшләр башлануга эш фронты ачыла, шулай ук электриклар да чыбыклар сузарга керештеләр.

Район башлыгы Айдар Салахов обүекттагы эшләр белән танышу барышында территорияне төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрде. Фасад коймасын чүкелгән металлдан коярга планлаштыралар.

Төзелүче бакчаның исеме дә билгеле - "Балачак" - "Детство". Узган ел социаль челтәрләрдә яңа исем сайлау буенча сораштыру уздырылган иде. анда 500 кеше катнашты. Шулай ук "Күбәләк" - "Бабочка", "Тамчыкай" - "Капелька", "Әкият" - "Сказка", "Дочки-сыночки" исемнәре тәкъдим ителгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International