Район мәдәният сараен "Лига" оешмасы ремонтлый.
Бүгенге көндә ремонтчыларның бер өлеше бинаның икенче катында эшли, биредә монтаж һәм демонтаж эшләре бара.
Беренче катта, тамашачы залында демонтаж эшләре тулы куәтенә барды. Бүгенге көнгә идәннәр җәелгән, стеналар акустика таләпләре буенча башкарылган. Ремонтчылар идәнгә ковролин җәюгә әзерлек эшләре алып бара.
Ремонт эшләре подвалда да бара, электр чыбыклары яңартыла. электриклар аларны суза башлады инде.
Район башлыгы айдар салахов, район Мәдәният сараенда капиталь ремонт эшләре белән танышканнан соң, эш темпларын артттыру зарурлыгы турында искәртте. Сүз бинаның территориясен төзекләндерү турында да барды. Яңа креслолар, аудиоаппаратура, сәхнә киемнәренә заказлар бирелде.