Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мандыкаева Ану Исакаевнага 90 яшь тулды.
Бу көнне ветеранны истәлекле дата белән тәбрик итәргә Минзәлә муниципаль район Советы аппарат җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина һәм Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизянов килде. Зур кунакларны юбиляр мари халкының милли костюмында каршы алды. Эльвира Хәбибуллин РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Айдар Салаховның бүләген тапшырды. Җирлек башлыгы Рөстәм Газизянов та бүләк тапшырды, юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде.
Ану Исакаевна Минзәлә районы Калтак авылында туган. 4 сыйныф укыган. Бөек Ватан сугышы елларыннан башлап, пенсиягә чыкканчы Филимоновка авылында сарыклар караган, төрле эшләрдә эшләгән. Бүген ул кызы белән яши, 6 оныгы, 4 оныкчыгы янына килеп, хәлен беләләр. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә көр күңелле, мари халык җырларын башкара.
Аның күп санлы бүләкләре бар.