«Безнең көч халыклар бердәмлегендә»

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Минзәлә районы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә « Безнең көч халыклар бердәмлегендә»дигән чара уздырылды. Чараның максаты: патриотизм хисен формалаштыру һәм үстерү, төрле милләт һәм дини конфессияләр вәкилләренең тыныч яшәү кирәклеген нигезләү.

Үзәк карамагындагылар Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштылар, гимнны тыңладылар, Флагта һәм Гербта һәр төснең әһәмиятен белделәр һәм истә калдырдылар, шулай ук республиканың барлыкка килү тарихы, аның мәйданы, халык, күп милләтле булуы, бөек тарих, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт һәм милли бәйрәмнәр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International