Татарстан Росреестры вәкилләре "Шәхси ихтыяҗ өчен гражданнарның бакчачылык белән шөгыльләнүе турында"гы ФЗнең хокуктан файдалануның актуаль мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл"дә катнаштылар.
Әлеге чарада шулай ук җәмәгатьчелек, кайбер районнарның бакчачылык ширкәтләре рәисләре. хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре катнашты.
Әйтик, бакча яисә торак йортка хокукларны рәсмиләштерү өчен төзелеш башлаучы (җир кишәрлегенә хокукы булган зат) эш башланганчы җирле үзидарә органына (күчемсез милек объектының урнашу урыны буенча башкарма комитет) планлаштырылган төзелеш яисә индивидуаль торак төзелеше объектын яисә бакча йортын реконструкцияләү турында хәбәр җибәрергә тиеш.
Бакча кишәрлекләрендә инде төзелгән хуҗалык корылмалары һәм гаражларга килгәндә, аларга хокукны рәсмиләштергәндә җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итрәгә кирәкми.
Техник план, җир кишәрлегенә документлар (аңа хокук рәсмиләштерелмәгән булса), госпошлина түләү турында мәгълүматлар Росреестрга күпфункцияле үзәк аша тапшырыла.
"Түгәрәк өстәл"дә катнашучылар тагын бер очрак белән кызыксындылар: милек хуҗасында да, муниципаль архивында да җир кишәрлеге бирелү турында документ булмаганда нишләргә?
Бу очракта 2020 елның 31 декабренә кадәр кишәлрек урнашкан урын буенча муниципаль берәмлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.