"Эшче һөнәрләр дөньясында"

2019 елның 15 марты, җомга

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Яшьләрдә эшче һөнәрләргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәм булачак һөнәр сайларга ярдәм итү максатларында, Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Ольга Бывальцева балигъ булмаганнар өчен коррекция интернат-мәктәбе базасында "Эшче һөнәрләр дөньясында" дәресе уздырды.

Балалар белән бергәләп автослесарь, пешекче-кондитер, төзүче һөнәрләренә багышланган "Навигатум: Һөнәрләр калейдоскопы" мультипликация сериалын карадылар, фикер алыштылар. Ахырда балаларга төрле төсләргә буялган уч төбендә үзләре сайлаган һөнәрне плакатта калдырырга тәкъдим ителде.

 

 

 

             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International