Ришат Хәбипов: фермерлар үз хезмәтләре белән хөрмәт һәм танылу алдылар

2019 елның 15 марты, җомга

Министрлыкта "Татар авыллары эшмәкәрләренең VIII Бөтенроссия җыены" Татар Конгрессы делегатлары белән очрашу узды. Кунакларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов каршы алды.

"Авыл халкының эш активлыгын алга таба да үстерү, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнү өчен комфорт шартлар тудыру министрлыкның төп бурычы булып тора", дип билгеләп үтте министр урынбасары.

"Җиргә алынып, гаиләләре белән КФХ булдырып, кайчак династияләр белән авыл бизнесы белән шөгыльләнүче инициативалы гражданнар бар. Иң нәтиҗәле бизнес - сату һәм балаларга мирас итеп калдыру мөмкинлеге. Феремерларның беренче, икенче буын вәкилләре авылда уңышлы эшли дә инде", дип өстәде ул.

Республикада кече форма бизнесны үстерүгә күләмле дәүләт ярдәме - ел саен 2 млрд сумнан артык - булыша. Ярдәм нигезендә - фермерларга һәм кооперативларга грантлар (2018 ел - 878 млн сум), шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр (2018 ел - 528 млн сум). Эш башлаучы фермерларга, гаилә фермалары үсешенә грант программалары буенча 7 ел эчендә 2,1 млрд сумлык 991 КФХ грант оттылар. 2018 елда 170 КФХ 562 млн сумлык грант оттылар.

Күп кенә эшмәкәрләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: Илсөяр Әбделхакова - Әтнә районыннан - 20 еллык гаилә стажы белән. Казанга Башкортостаннан кошчылык белән шөгыльләнүче Илфат Әхмәтшин килгән. Бүген аның хуҗалыгында 8 500 каз һәм 3 500 мускат үрдәкләре бар.

Тукай районыннан Минталип Миңнеханов та үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International