14 мартта РФ Хөкүмәте утырышы узды, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды. Чара кысаларында РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев "2019 елда язгы кыр авыл хуҗалыгы эшләрен уздыруга әзерлек барышы турында" доклад белән чыкты.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, агымдагы елда һава шартларының яхшы торуы нәтиҗәсендә язгы кыр эшләре күпъеллык сроклардан иртәрәк башланды. Илебезнең көньягында сабан культуралары 234 мең гектардачәчелгән һәм 2,3 млн гектарда тукландырылган. Гомумән алганда, уҗымнарның 91,5% ы яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, әмма ахыргы нәтиҗәләрне җир кардан ачылгач кына ясарга мөмкин булачак.