2 нче урта мәктәп базасында пенсионерлар арасында «Компьютер Land:«Третий возраст» компьютер буенча күптөрле конкурс узды. Муниципаль этапта пенсия яшендәге 12 граждан катнашты. Алар барысы да компьютер грамоталылыгы буенча курсларда укыды һәм сертификат алды.
Конкурсантларны (ирләр яше - 60 яшь һәм өлкәнрәк, хатын-кызлар - 55 яшь һәм өлкән) "Өйрәнә башлаучы кулланучы" һәм "Ышанычлы кулланучы" категорияләренә бүлделәр.
Чараны рәсми ачуда кунаклар - район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, 2 нче урта мәктәп директоры Рөстәм Ялаев, Пенсия фондының клиентлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Бер сәгать эчендә катнашучылар компьютер техникасы нигезләре буенча биремнәрне үтәргә тиеш иде. Алар Microsoft Office, Word, PowerPoint, программалары, Интернетта текст файлларын, фотографияләрне, видеофайлларны тиз табу белән эш күнекмәләрен күрсәттеләр, шулай укuslugi.tatar.ru төбәк порталы белән эшләү, "Игелекле эшләрем" темасына өй эше эшләделәр.
Сайлап алу туры буенча ике җиңүчедән торган команда безнең районны республикада күрсәтергә тиеш.