2012 елдан Тукай районы белән берлектә Минзәлә районы мөхтәсибәтен дә җитәкләгән Җәүдәт хәзрәт Харрас урынына яңа мөхтәсиб билгеләнде.
Минзәлә шәһәре мәчетендә районның барлык мәхәлләләреннән килгән имам-хатыйплар җыелышта каралган төп сорау - районга яңа имам-мөхтәсиб сайлау булды.
Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җыелыш башында һәр имам-хатыйбка шаһәдатнамә тапшырды. Шуннан соң имамнар мөфтият тарафыннан тәкъдим ителгән Минзәлә шәһәре имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт Садыковны бертавыштан районның яңа мөхтәсибе итеп сайладылар.
Җәүдәт хәзрәткә килгәндә, ул Минзәлә районы имам-мөхтәсибе вазыйфасыннан азат ителеп, Тукай районында мөхтәсибәтне җитәкләүне дәвам итәчәк.
Үзенең Минзәлә мөхтәсибе сыйфатында соңгы чыгыш ясавында ул әлеге вазыйфада башкарылган эшләргә йомгак ясады: шушы еллар дәвамында бергәләшеп эшләгән авыл имам-хатыйбларына рәхмәтен җиткерде, дәвамчысы Рәмзил хәзрәткә уңышлар теләде һәм кирәк вакытта киңәш белән булышып торырга әзерлеген белдерде. Нәтиҗәләр белән бергә алда торган башкарыласы эшләр турында да әйтеп узды.
Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Җәүдәт хәзрәт Харраска мөхтәсиб буларак башкарган эшләре өчен район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтен белдереп, район башлыгы Рәхмәт хатын һәм истәлекле сувенир бүләк итте.
.jpg)
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-kadrlar-almashuy-dvam-i