Дәүләт телләре турында законның үтәлешен контрольдә тотарга

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында ТРда дәүләт телләре турында законнарның үтәлеше буенча Совет утырышы узды. Чара Республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2018 елдан муниципалитетларда дәүләт телләре турында ТР законнарының үтәлешен башкару өчен эш алып барыла.  Узган ел өчен эш нәтиҗәләре белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыгыш ясады.

-Бүген пландагы 100% күрсәткечкә өч төр буенча ирешә алдык: гражданлык хәле актларына дәүләт теркәве турында таныклыклар өлеше, гражданнар мөрәҗәгать иткән телдә хатларга җавап бирү; татар телендә язылган эш кәгазьләрендә документлар өлеше.

Ике телдә урам күрсәткечләрен урнаштыру буенча Минзәлә районы "кызыл зона"га эләкте. Бу күрсәткеч 92% тәшкил итә.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров ТРда телләр турында законнар үтәлешенең бозылуы өчен административ җаваплылык каралуын искәртте. Ул республика шәһәр-районнары хакимиятләре җитәкчелеген әлеге инструментны актив кулланырга чакырды.

ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты вәкиле "Смарткат" һөнәри тәрҗемә өчен системада русча-татарча теллләр парын презентацияләде. Әлеге инструмент министрлыклар һәм ведомстволар сайтларында тәрҗемә ясарга, рәсми документларны тәрҗемә итәргә, чыгыш текстларын һәм докладларны ике дәүләт телендә әзерләргә ярдәм итә. Бу система апробация узган. Алексей Песошин "Смарткат" системасының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Утырышка нәтиҗә ясап, Айдар Салахов күрсәтечләр, алтакталар, яңа объектлар, норматив документлар - барысының да законга туры килергә - ике дәүләт телендә булырга тиешлеген ассызыклады. Балалар бакчаларында 5 яшьлек балалардан башлап татар, рус һәм инглиз телләре өйрәтү буенча эш алып барырга, бу эшне район мәктәпләрендә дәвам итәргә. Гражданнар төрле мәсьәләләр белән нинди телдә мөрәҗәгать итсә, шул телдә җавап бирергә.

 

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International