15 мартта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән "Агробизнес кадрларын кабаттан әзерләү татар институты" базасында "Зур сөткә юл. Нәтиҗәле терлекчелеккә уңыш юллары" темасына семинар узачак. Аның кысаларында азык сыйфатының сыерларның продуктлылыгына тәэсире, мөгезле эре терлек сәламәтлеге һ.б. турында сүз барачак.
Семинар кысаларында шулай ук туфракны чәчүгә дөрес әзерләү, азык үстерү һәм әзерләү, азык катнашмаларын әзерләү өчен кирәкле техника һәм азыкта энергия дефицитына компенсация мәсьәләләренә кагылачаклар.
Семинарда катнашучыларны теркәү 15 мартта 8.00 сәгатьтә: Казан шәһәре,Оренбург тракты, 86, 1 нче кат адресы буенча узачак. Семинарда һәркем катнаша ала.