Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы таләбе буенчаИдел елгасының яр буе һәм су фондының законсыз алынган җирләрен милек хуҗасына кайтару бурычын йөкләде

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Суларны саклау законнарының үтәлешен тикшерү барышында Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы федераль хосусыйлыкта булган 400 кв.метрдан артыграк яр буе полосасы һәм су фонды җирләрен Лаеш районында җир кишәрлеге составына кертү фактын ачыклаган.

Кишәрлек чикләрен ачыклаганда җир хуҗасының Куйбышев сусаклагычы ярларын һәм акваторияне биләү хисабына аны законсыз зурайтуы билгеле булган. Бетон мәйданчык һәм бассейн төзелгән.

Закон бозылуын төзәтү максатында, табигатьне саклау прокуроры су объектының законсыз биләнгән яр полосасын һәм акваторияне бушату, формалашкан җир кишәрлегендәге хосусыйлыкка хокукны законсыз дип тану, төзелгән объектларны сүтү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте.

Прокуратура таләпләре Татарстан Республикасы Лаеш район суды тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелде.

Суд карарының үтәлеше прокуратура контролендә тора.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International