27.12.2018 елдагы "Россия Федерациясенең Урман кодексына һәм урман фонды җирләрендә һәм башка категориядәге җирләрдә урманнарны саклауны тәэмин итү белән бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу өлешендә Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында"гы №538-ФЗ Федераль законы нигезендә торак пунктлар җирләрендә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм оборона һәм иминлек җирләрендә урнашкан урманнарны саклау, яклау һәм торгызу үзенчәлекләре билгеләнде.
РФ Урман кодексы "Саклаучы урманнар, эксплуатацияләнүче урманнар, резерв урманнар, урманнарның аерым сакланучы кишәрлекләре" һәм "Урман фонды җирләренә карамаган җирләрдә урнашкан урманнар" бүлекләре белән тулыландырылды.
Урман парклары урманнардан файдалану, саклау, яклау, яңадан торгызу өлкәсендә төп территориаль берәмлек идарәсе исемлегеннән төшеп калдылар. 2020 елның 1 июленнән барлык урман паркларын урманчылык итеп үзгәртәчәкләр.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы.