Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында чаралар комплексы уздырды.

Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкән буын вәкилләре белән очрашу узды. Катнашучыларга "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең №55 Карары белән расланган Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре бүлекләре аңлатылды.

Әлеге интернатта 20 дән артык кеше яши, алар чарада актив катнаштылар. Аларны күп сораулар кызыксындырды, аерым алганда, дару препаратлары, медицина кулланылышындагы предметларны кире кайтару һәм алыштыру мөмкинлеге турында сораулар бирелде. Катнашучылар шулай ук сыйфатсыз азык-төлек  мәсьәләләре буенча консультация алдылар. Чарада әлеге интернаттта яшәүчеләр генә түгел, учреждение җитәкчелеге һәм белгечләре дә катнашты. ТКХ буенча борчыган сораулар да кузгатылды.

"Магнит" һәм "Пятерочка"  кибетләрендәге бәяләргә мониторинг уздырылды, җитәкчелек һәм хезмәткәрләр белән консультация эше алып барылды.

Мондый урыннарга чыгып уздырылган чаралар Яр Чаллы территориаль органы тарафыннан айсаен уздырыла. Кулланучылар базарында килеп туган сораулар буенча 8(8552)71-43-03 телефонына мөрәҗәгать итәргә була.

ТР Дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International