Легендар спортчы, остаз һәм Минзәләнең мактаулы гражданины Владиленин Мильчаковның юбилее уңаеннан "Урман" трассасында чаңгы ярышлары узды.
Бүген Владиленин Мильчаковка 85 яшь тула. Ул бөтен гомерен Минзәлә районында чаңгы спортын үстерүгә багышлаган, районда бу спорт төренең чишмә башында торган дияргә була.
Юбилярны котларга. аңа рәхмәт сүзләре җиткерергә "Урман" чишмәсе трассасына - чаңгы ярышларына Минзәлә, Актаныш, Сарман районнарының, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренең көчле чаңгычылары килгән иде.
Бу көнне юбилярны бүләкләргә күмделәр (Минзәлә символикасы төшерелгән сәгатьне район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тапшырды, Егор Юдиннан цифрлы телевидениене кабул итә торган зур телевизор, Илшат Фәрдиевтан Рәхмәт хаты), остаз күпсанлы укучыларыннан, чаңгы спортына битараф булмаган һәркемнән котлау һәм рәхмәт сүзләре кабул итте.
Ярышларда катнашучылар исә ике яшь категориясендә чыгыш ясадылар - 2003-2004 һәм 2005-2006 елларда туганнар.
Кечкенәләр узышында минзәлә чаңгычылары лидерлар өчлегенә керә алмады, ә өлкәнрәкләр арасында Владиленин Мильчаков һәм Антон Лаврентьевның укучысы Сергей Мясников җиңү яулады.
Ярышлар уздыруда матди ярдәмне Егор Юдин һәм Дмитрий Соколовский күрсәтте.