Күчемсез милек реестрында Татарстанның 1,6 млн дан артык җир кишәрлеге турында мәгълүмат саклана. Шуларның яртысыннан күбрәге (984 мең яисә 61%) - чикләре билгеләнгән кишәрлекләр.
Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән чикләре билгеләнгән җир кишәрлекләре саны ел саен арта. 2018 ел өчен 5,7% ка артты.
Чикләрнең Бердәм дәүләт реестрына кертелүе милек хуҗаларының хокукларын саклый, милек буенча бәхәсләрне киметә һәм милеккә салым исәпләү мөмкинлеге бирә.
Җир кишәрлеге чикләренең урнашуын билгеләү өчен хокукка ия булучыга ызан планын әзерләүче кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары уздырылган эшләр турында әзерләнгән документлар Росреестрга тапшырыла.Чикләре билгеләнгән җир кишәрлекләрен күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү бушлай башкарыла.