Язгы ташуның хәвеф-хәтәрсез үтүен тәэмин итәргә кирәк, диелде районның гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча даими комиссиянең чираттагы утырышында.
Минзәлә район территориясендә язгы ташу халәте турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, районның гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе рәисе Рамил Ягафаров доклад белән чыкты.
–Якынча фаразлаулар буенча районның су объектларында язгы ташу апрельнең беренче декадасында көтелә ,диде Рамил Филкусович.
Рамил Ягафаров сүзен язгы ташуга бәйле әзерлек, оештыру чаралары турында дәвам итте. Язгы ташу чорында гадәттән тыш хәл булган очракта оператив эшләрне оештыру һәм чаралар үткәрүгә җитәкчелек итү һәм координацияләү буенча комиссиянең эш төркеме булдырылуы, һәм аның составының, язгы ташу планының раслануы турында искәртте. 22 мартта Җәмәк авыл территориясендә “Язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрдә идарә итү органнарының эш итүе” темасына штаб тренировкаларын үткәрү планлаштырыла.
Автомобиль юлларындагы участокларның һәм күперләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәклеге искәртелде. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, ташу вакытында бозлар Минзәлә шәһәре Екатерина күпере янында, аның Түбән Кама сусаклагычына кушыла торган урынында тыгылучан. Шуның нәтиҗәсендә елгадагы су биеклеге Мортыш Тамак, Җәмәк, Наратлы Кичү, Исәнгол авылы янындагы елгада су күтәрелә.
Боз тыгыла торган урыннарда шартлату эшләре алып бару өчен ТР МЧСына заявка да җибәрелгән, бозларны каралту эшләре планлаштырыла. Язгы ташу нәтиҗәсендә Мортыш Тамак авылы янындагы Минзәлә елгасы аша күпер җимерелергә, шуның аркасында Иске Мунча авылында яшәүчеләр төп юлдан киселергә мөмкин. Күпер авария хәлендә. Узган ел күпергә зыян килмәсен, аны язгы ташудан саклап калу өчен әзерлек эшләре башкарылган.
Районда барлыгы 16 гидротехник корылма (буа) бар, Югары Тәкермәндә тагын бер буа төзелә. Бүгенге көндә аларның барысы да кар суларын үткәрергә әзер. Барлык буаларда да артык суны ташлау җайланмалары чистартылган, задвижкалары ачык (Мондый задвижкалар Тулбай һәм Дружба буаларында гына юк). Буаларның бишесенә (Дәвек, Тулбай, Яңа Мәлкән, Иске Маҗын, Коноваловка) ремонт таләп ителә, өчесе (Дәвек, Тулбай, Коноваловка) канәгатьләнмәслек хәлдә.
Якынча фаразлаулар буенча язгы су басу Җәмәк, Наратлы Кичү, Исәнгол авылларындагы 28 торак йортка (аларда 64 кеше яши) яный. Су суырту өчен районда 6 мотопомпа, резервта 41 берәмлек электр белән тәэмин итү чыганагы бар, шуларның 37се күчереп йөртә торган, болардан тыш янгын техникасы җәлеп ителә.
Гомумән, авыл җирлекләрендә ташуга каршы комиссияләр төзелгән, язгы ташуга әзерлек буенча чаралар эшләнгән. Йорт яны территорияләрен, биналарның түбәләрен, язгы су агып китсен өчен корылмаларны чистарту эшләре оештырылган, диелде утырышта.
Район территориясендә , әйтик, Чаллы тракты һәм шамов-Гастелло урамнары буенча–экзоген геологик процесс зоналары ачыклануы, яр буендагы авыл хуҗалыгы техникумы төп корпусына да, тагын берничә шәхси йортка шундый куркыныч янавы турында әйтелде докладчы чыгышында. Әлеге объектларны экология программасына кертү буенча эшләр алып барылуы искәртелде.
Сан
Язгы ташуга каршы эшләр башкару өчен район Советы карары белән районда 4662,5 мең сум резерв фонды каралган. Хәвеф-хәтәр була калса, гадәттән тыш ситуацияне бетерү өчен 3590 мең сум матди резерв булдырылган. Инерт материаллар запасы әзерләнгән: 450 тонна ПГС, 500 тонна ком.
Язгы ташуга каршы чаралар башкару өчен 139 кешелек шәхси составны, 54 берәмлек техниканы һәм 1 йөзү җайланмасын берләштерүче төркем булдырылган.
.jpg)