Татарстан Росреестры: дача хуҗаларының яңа кагыйдәләре турында алты сорау

2019 елның 11 марты, дүшәмбе
 «АиФ-Казань» мөхәрриятендә торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча туры линия узды. Укучылар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкенә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәттәгалиева җавап бирде. Сезнең игътибарга кайбер сораулар һәм җавапларны тәкъдим итәбез.

-Безнең СНТда 40 елдан артык кишәрлегебез бар.  Йорты - элеккеге төзелеш вагоны, күчемсез милек буларак теркәлмәгән. Ничек теркәргә? Надежда Васильевна. Казан.

-Йортыгыз күчемсез милек объектымы-түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. "Күчемсез милек" төшенчәсеннән чыгып, объект җир белән нык бәйләнгән булырга тиеш һәм аны күчереп йөртү зыян китермичә  мөмкин түгел. Әгәр йортыгызның фундаменты юк икән, аны башка урынга күчереп була, әмма бу объектны күчемсез милеккә кертеп булмый, дәүләт теркәвенә хокукны теркәү мөмкин түгел.

- Түбән Камада "Чайка" СНТда 2009 елда дачаны приватизацияләгән идем, ә моңа кадәр иске законнар белән 1993 елда. Дачаны сатарга телим, әмма хокукларны рәсмиләштерү мөмкин түгел. Җир приватизацияләнмәгәч, йортны ничек сатарга? Марсель Хәкимуллин.

-Гражданлык кодексының  209 маддәсе нигезендә милек хуҗасы үзе теләгәнчә эш итә, шул исәптән сата ала. Әгәр бакча йорты хосусыйлык хокукында һәм хокук тиешенчә рәмиләштерелгән икән, ул чагындаҗир кишәрлегенә теркәлгән хокук булмау йортны сатарга каршылык тудыра. Җир кишәрлеген хосусыйлыкка теркәү өчен кишәрлек хуҗасына мөрәҗәгать итәргә  кирәк.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен контакт

 

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International